Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Таяк ике яклы: 2021 елда районда өч мөмкинлеге чикле граждан эшкә урнаштырылган

Инвалидларны эшкә урнаштыруның үз тәртибе бар.

                  "Яңа һөнәрләр" өстәмә һөнәри белем бирү академиясе директоры Гөлнара Салаватова сәламәтлекләре чикләнгәннәрне эшкә алганда инвалидның шәхси реабилитация программасы белән яхшылап танышырга кирәклеген әйтте. 

                

           Чаллы шәһәрендә булган кызганыч хәл билгеле бер мәктәп директоры һәм кадрлар буенча белгечне закон каршында җавап бирергә мәҗбүр иткән. Каравылда торучы инвалид ир-егет төнлә йөрәк өянәгеннән вафат була. Нәтиҗәдә, мәктәп җитәкчесе һәм кадрлар буенча белгеч хөкем каршына баса. Әгәр эшкә алынучының шәхси реабилитация программасы-ИПРындагы мәгълүматлар белән танышсалар, мондый күңелсез вакыйга килеп чыкмаган булыр иде.


                   Эш бирүче мөмкинлеге чикләнгән гражданнарның теге яки бу вазыйфага туры килү-килмәвен, сәламәтлек дәрәҗәсен белеп эшкә урнаштырырга тиеш. 
                  Инвалидларны эшкә алганда мәсьәләләрне мәшгульлек бюросы белән кулга-кул тотынып хәл итү мөһим, хезмәткә түләүнең күпмедер өлешен дәүләт тарафыннан финанслауны да онытмаска кирәк.

                  Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Латыйпова районда эш яшендәге 694 мөмкинлеге чикләнгән кеше яшәвен әйтте. 2021 елда үзәккә эш сорап 6 сәламәтлеге чикле граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның өчесе эшкә урнаштырылган. Ике граждан шәхси эшмәкәр Ярмиевнең КБОдагы сәүдә үзәгендә, бер граждан «Грань» җәмгыятендә хезмәт куя. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев