Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ӘТИ-ӘНИЛӘР КОЛАГЫНА: Беренче баласын тапкан хатын-кызлар өчен айлык түләүләр хакында

Хөрмәтле әти-әниләр! 2018 елның гыйнварыннан Россиядә беренче баланы тудыруга (тәрбиягә алуга) бәйле айлык түләүләр кертелде. 

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар, түбәндәге шартлар үтәлсә, ай саен түләнә торган түләү алу хокукына ия:


- Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
- Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
- гаиләнең җан башына уртача кереме  хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмау. Татарстан Республикасында бу сумма  2019 елда 14 034 сум итеп билгеләнгән. 

2019 елда айлык түләүләр күләме – 8 896 сум. Айлык түләүләрне алу өчен бала туганнан соң 6 ай эчендә  мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләүләр баланың туган көненнән алып һәм ул 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр түләнәчәк. Калган очракларда – мөрәҗәгать итү вакытыннан башлап.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү (тору) яисә фактта яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


2020 елның 1 гыйнварыннан айлык түләү мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган очракта билгеләнә. Гражданнар айлык түләү билгеләү өчен гаризаны баланың туган көненнән соң өч ел дәвамында теләсә-кайсы вакытта бирә алалар.
 

фотоның чыганагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев