Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде

БЕЗНЕҢ ШӘХЕСЛӘР: Татарстан Республикасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә тормышының эффектлылыгын арттырудагы, яхшыртудагы намуслы эшчәнлеге өчен Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Әлеге мәртәбәле бүләкне Дилбәр Миркасыйм кызына бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Шушы көннәрдә Дилбәр Миркасыйм кызы олуг юбилеен- 50 яшен каршылады. Ихлас күңелдән районыбызның социаль тормышына йогынтылы җитәкчене уңышлары һәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! 

Киләчәктә дә авылдашларыгыз, райондашларыгызның гаме белән яшәргә, ялкынланып янып яшәргә язсын! Моның өчен ныклы саулык, күңел күтәренкелеге, иҗади ялкын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев