Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЮБИЛЯР-ТҮРНЕ БИЗӘР: Шәрип авылында яшәүче Нурлыгаян Йосыпов 90 яшьлек юбилеен каршылады

Шәрип авылында гомер кичерүче тыл ветераны Йосыпов Нурлыгаян Йосыпморза улы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылый.

              Бар гомерен хуҗалык эшенә багышлаган кешеләрнең берсе ул. Тормыш иптәше Гөлсем апа белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә иң бәхетле бабай - 14 оныгы, 24 оныкчыгы бар.
Юбилярны истәлекле көне белән район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, "Нур" хуҗалыгы рәисе Дәниф Харисов һәм Уразай авыл җирлеге башлыгы Ленар Шәйхразыев тәбрикләде. Президентыбыз һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде алар.
             Без дә Нурлыгаян абыйны ихластан котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев