Актаныш

20 июнь 2014 яңалыклары

  • 20 июнь 2014 - 11:18
    28 июньдә Ураза башлана
    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасы күләмен билгеләде, дип хәбәр итә ТР Диния Нәзарәте. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза...
  • 20 июнь 2014 - 11:16
    Мопедта йөрү өчен 16 яшь тулу гына җитми
    16 яше тулса, йөртү таныклыгы булса гына яшүсмергә мопедта, скутерда йөрергә рөхсәт бирелә. Каска кию дә мәҗбүри. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта кат-кат кабатладылар. Чөнки күп кенә яшүсмерләр шушы таләпләрне үтәмәгән өчен әти-әниләре белән бергә комиссия утырышына чакырылган иде. Яшүсмернең балигълык яше җитмәгәнгә күрә, административ...
  • 20 июнь 2014 - 11:14
    Эш эзләүчеләр игътибарына
    Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чәчтараш һөнәре алырга теләүче, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм 3 яшькәчә булган бала тәрбияләүче аналарга, эшсез райондашларга түләүсез укыту оештыра. Белешмәләр өчен телефон 3-01-98.
  • 20 июнь 2014 - 11:12
    Райондашыбыз дипломга лаек булган
    Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге оператив дежурные, полиция майоры Илдар Корбанов Төньяк Кавказ регионына караган Ингушетия Республикасының Карабулак шәһәрендә 180 тәүлек хезмәт командировкасында булып кайтты. Биредә Россиядән 150 кеше хезмәт вазифаларын үтәгән. Алар террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашканнар. Райондашыбыз оператив хезмәт эшчәнлеге барышындагы югары күрсәткечләре өчен бүләкләргә һәм...
  • 20 июнь 2014 - 10:44
    Авыл уртасында - аккошлар
    Берничә көнгә сузылган яллардан соң, дүшәмбе эшкә килүебезгә, Аккүз авылыннан Нәҗибә апа Хәертдинова шалтыратып, авыл уртасындагы күлләрендә 24 аккош яшәве турында хәбәр итте. Актаныш тирәсендәге, авыл читләрендәге күлләргә аккошлар төшкәнен күргән булса да, авыл уртасындагысына төшкәнне ишеткән юк иде әле. Аккошлар - табигатьнең йөзек кашлары. Әлеге зиннәтле, горур кошлар үзләренә...