23 июнь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Актаныш районында туган, бүгенге көндә республикабызның күрнекле шәхесләре булган - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов һәм "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу булып узды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, районыбыз китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.