Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 6 июль көнне районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.
Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде - комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы,...