21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итә
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев 25 сентябрьдә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Тукай районы бүлегендә гражданнарны кабул итә. Адресы : Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 йорт. ( 8- 8552) 47 - 06 - 35 телефоны аша алдан шалтыратып язылу мәҗбүри.
-
“Игътибар – балалар!”
Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора. Җәйге чорда балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул уңайдан, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар - балалар!" профилактик акциясенең өченче...
-
iPad тагын безнең районда
"ТАТМЕДИА" АҖ 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Аның шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге...
-
Төзелешләр барганда тормыш та алга атлый
Төзүче - мактаулылар рәтендә йөрүче изге һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәтеннән башка тормышыбызның алга китешен күзаллап булмый. Һәр заманның үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш. Хәзерге төзелешләр федераль һәм республика программаларына таянып алып барыла. Болар Актанышыбызның социаль-икътисадый үсешенә тәэсир итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов белән әңгәмәбез дә...