Актаныш

12 май 2016 яңалыклары

  • 12 май 2016 - 12:49
    Безнекеләр - Санкт-Петербургта
    Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Талантлар канатында" Халыкара фестиваленең финал өлешендә Актанышның "Образ" бию коллективы Гран-При яулап кайтты.
    854
    0
    0
  • 12 май 2016 - 12:21
    Газета-журналларга язылу декадасы старт алды
    12 майдан 22 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы үтә. Бу көннәрдә 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына ташламалы бәядән, ягъни 534 сум 60 тиеннән язылырга мөмкин. Хөрмәтле абунәчеләребез, күпмедер акчагызны янга калдырырга теләсәгез, әлеге мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз.
    657
    0
    0
  • 12 май 2016 - 12:14
    Актаныш кызлары - IV халыкара олимпиада җиңүчеләре
    Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды. Татар мәктәпләре укучылары арасында гуманитар гимназия-интернаты укучылары Сөмбел Газизова (VIII сыйныф) һәм Адилә Вилданова (Х сыйныф) I урынны яуладылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Ләйсән Әминованы зур җиңүләре белән котлыйбыз.
    813
    0
    0
  • 12 май 2016 - 09:15
    Сугышлы уйнадылар... ярый әле чын түгел
    - Сугышны без урамда малайлар үзара сугышкан кебек итеп кенә күз алдына китерә идек, әтиләр дә тиз әйләнеп кайтыр дип көттек, канкойгыч сугыш бөтенләй башка төрле була икән ул... - дип, истәлекләре белән уртаклашты сугыш чоры балалары. 9 Май көнне Җиңү бәйрәме тантанасында да мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән тамашада сугыш мизгелләрен...
    528
    0
    0
  • 12 май 2016 - 08:59
    Атна вакыйгалары 28.04.2016
    587
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:55
    Бүген давыл булырга мөмкин
    Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кич белән яшенле-бозлы, көчле яңгыр явуын фаразлый синоптиклар. Җил көчәйгәндә секудына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 11, көндезге сәгатьләрдә 22 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
    591
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:47
    Иртәнге юлда коточкыч юл һәлакәте (ФОТО)
    Бүген иртән Әлмәт-Азнакай юлының Лениногорскига таба борылыш чатында "Киа" машинасы белән трактор бәрелешә. Машина белән тракторга нык зыян килгән. Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк. Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14858
    588
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:45
    70 яшьлек әби бала тапкан(ФОТО)
    Бала сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Аның авырлыгы 2 кг. 70 яшьлек Далжиндер Каур ире белән 46 ел бергә яши. Шуңа да карамастан, моңарчы балалары булмый. 70 яшькә җиткән хатынның да ана булып карыйсы килә һәм махсус орлыкландыру ясата. Әлеге гаилә Индиядә яши. Ана кеше үзен яхшы хис итә, баласын да...
    568
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:32
    ОСАГО алу өчен торак иминиятләштерергә кирәк?!
    1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО...
    543
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:02
    Райондашыбыз 95 яшен каршы алды
    11 май көнне Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Таҗиева Фәйдә Таҗи кызы үзенең гомер бәйрәмен - 95яшен каршылады. Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев тәбрикләде. Ул Фәйдә Таҗи кызына РФ Президенты В.Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, район хакимиятеннән күчтәнәчләрен тапшырды.
    640
    0
    0
  • 12 май 2016 - 05:45
    ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов актанышлыларны бүләкләде (ФОТОЛАР)
    6 май көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасында сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Алар каршында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында узган сәнгать смотры җиңүчеләре лауреатлары чыгыш ясады. Чара барышында әлеге конкурс җиңүчеләре дә хөрмәтләнде....
    538
    0
    0
Реклама