Эшмәкәрләребез Алмаз Мосабиров, Ралиф Фәхертдинов, Илүс Ярмиев сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сөендереп, марафонда кәрәзле телефон, планшет белән ярдәм иттеләр. Балаларыбыз замана техникасына мөкиббән, бер-берсеннән күреп, үзләрендә дә булдырасылары килә. Марафон барышында Актаныштан Снежана Хөҗҗәтова, Рифат Тимиров, Яңа Кормаштан Ләйлә Шәймөхәммәтованың хыяллары чынга ашты.