14 август 2020 яңалыклары
-
14 август 2020 - 20:50Тагын бер һәйкәл өстәлдеРайоныбызның Җиңү паркында һәйкәл һәм обелисклар саны артканнан-арта бара. Әле күптән түгел генә биредә чик сакчылары һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылган булса, бүген биредә Чечня республикасы һәм Төньяк-Кавказ төбәгендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы узды.
-
14 август 2020 - 12:30Республика көнендә "100% Татарстан" онлайн-форумы эшли башлаячак«Татарстан 100% " — гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштерүче коммуникацион платформа ул.
-
14 август 2020 - 09:45Казанда «Тәртип» радиосы FM дулкыннарда эшли башладыРадио Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аерым ешлыкка ия булды.
-
14 август 2020 - 08:41Марат Әхмәтов: Миллилекне үстерүдә Актаныш тәҗрибәсе үрнәкТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Минзәлә шәһәрендә узган чираттагы күчмә утырышында, комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тарафыннан яңгыраган сүзләр бу. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Әгерҗе һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.