Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Әхмәтов: Миллилекне үстерүдә Актаныш тәҗрибәсе үрнәк

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Минзәлә шәһәрендә узган чираттагы күчмә утырышында, комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тарафыннан яңгыраган сүзләр бу. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Әгерҗе һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.

Татар теленә, милли мөхитне саклап калуга игътибар соңгы елларда, шөкер, артты. Әмма, Марат Готыф улы сүзләре белән әйтсәк: “30 ел элек югалтканны комиссия белән генә кире кайтарып булмый”. Биредә һәр җирлек, һәр авыл-шәһәрнең өлеше зурдан.

Утырышта, бер төбәккә тупланган районнарның әлеге юнәлештә эшчәнлегенә анализ ясалды. Милли мәктәпләр, татар телендә укучылар саны, мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек, туган телдә чыккан газета-журналларга язылу саннарына игътибар бирелде.

Актанышта 30 мәктәпнең 28е - милли мәктәп санала. Барлык 3332 укучының 3100дән артыгы татар телендә белем ала. Әгерҗе районында, мисал өчен 20 мәктәпнең 6сы гына татар телендә белем бирә, Алабугада 23 мәктәпнең – 2се, Минзәләдә 16 мәктәпнең – 7се генә. Эш монда, шәһәр-авыл дигән төшенчәдә дә түгел. Мисал өчен, шул ук Сарман, Мөслим районнары да Актаныштан калыша. Мактанып әйтә торган түгел, кызганыч күренеш бу.

Сер түгел, Туган телебезне саклап калу, аның өчен көрәш, район башлыгы Энгель Нәвап улының ТР Мәгариф министры вазифаларын башкарганда башланып китте. “Киләчәкне бүген мәгариф билгели. Әгәр без мәктәпләрдә балаларга төпле нигез бирмибез икән – күпне югалтабыз. Татар теле, милли гореф – гадәтләр буенча тәрбияне балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк” дип ассызыклады ул үзенең чыгышында район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Әлеге фикерне комиссия рәисе Марат Әхмәтов та хуплады. “Татар телен искиткеч камил белергә, яратырга һәм шул ук вакытта, кирәк җирдә, русларны көнләштерерлек итеп, алардан яхшырак русча да аралаша алырлык буын тәрбияләргә тиешбез” дип искәртте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев