Казанда «Тәртип» радиосы FM дулкыннарда эшли башлады

Радио Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аерым ешлыкка ия булды.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.
«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Редакция һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тыңлаучылар күңеленә хуш килерлек радионы булдыру өчен бөтен тырышлыгын куячак», — диде Шамил Садыйков.
«Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыга иде. «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, аерым ешлыкка кире кайту Президент белән очрашканнан соң мөмкин булган.
«Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
«Тәртип» беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.
«Сыендырып, сакланып калу мөмкинлеге биргән өчен „Болгар“ радиосына һәм „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка зур рәхмәт», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.
«Миңа бу радио бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды. Без, форматлары төрле булса да, „Тәртип“ радиосын „Болгар“ радиосында саклап калдык. „Тәртип“ радиосына аерым ешлык алу өчен күп эш эшләнде, без моңа ирештек. Чөнки „Тәртип“ халыкка кирәк», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
«Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара. Радионың баш мөхәррире әйтүенчә, үзенең кыйбласын саклап калачак.
«Күп җирдә элекке „Тәртип“ тәге әйберләр булганлыктан, безгә бераз гына үзгәрергә туры киләчәк. „Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.
https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/14-08-2020/kazanda-t-rtip-radiosy-fm-dulkynnarda-eshli-bashlady-5763418
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.32600
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.19500
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?54600
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.51700
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..45600
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?41100
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.36500
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.45200
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.24900
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.26600
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
17 май 2022 - 15:21Мәктәп директорлары һәм информатика укытучылары сәләтле балалар өчен гимназиядә IT юнәлештә белемнәрен күтәрде2022 елда Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы IT тармактагы проблемаларны, мәсьәләләрне урап үтмичә чишүне сорый.14100
-
17 май 2022 - 14:13Актанышның беренче санлы мәктәбе "Race on Mars -2022" региональ конкурсында җиңү яуладыБүген Актанышның беренче санлы мәктәп базасында "Race on Mars -2022" региональ робототехника конкурсы үтте, анда 6 командадан 43 укучы катнашты.12600
-
17 май 2022 - 13:17Актаныш көрәшчеләре 22 тапкыр узган Шәймиев Кубогы турнирын унынчы тапкыр отты13-14 май көннәрендә Татарстаннның Беренче Президенты Кубогына 22нче тапкыр көрәш ярышы узды. Ике көн дәвам иткән турнирда Актанышның җыелма командасы мактаулы I урынны яулады. 2006-2008нче елгы егетләр арасында оештырылган бәйгегә республикабызның барлык районнарыннан һәм Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән командалар катнашты. Актанышлыларның бу кадәр көрәшчеләр арасында чемпион калулары үзләре өчен дә, остазлары өчен дә зур мәртәбә. Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызга шөһрәт китергән егетләрне район хакимиятенә чакырып хөрмәтләде.14000
-
17 май 2022 - 12:19БЕЗ-КӨРӘШЛЕ ХАЛЫК: Беренче президент Кубогын откан Актаныш көрәшчеләрен хөрмәтләделәр(фоторепортаж)Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев Кубогын откан көрәшчеләр һәм аларның остазларын кабул итте.21600
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла37000
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.40300
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.72200
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?54600
-
14 май 2022 - 21:07ЯЗ БЕЛӘН ҖӘЙ ҮБЕШКӘН МӘЛ:Халкыбыз сынамышлары Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?62600
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.76100
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.45200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика