Татарстан Республикасы көнендә – Тәфкил Вәлиевнең исеме Электрон мактау тактасында
Бүген, 30 август – Татарстан Республикасы көнендә, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне бәйрәм белән котларга килделәр. Кунаклар ветеранның исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелүе уңаеннан тантаналы рәвештә сертификат тапшырдылар.