Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Янгыннар куркычы сезоны башыннан Татарстан урманнарында 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән

Татарстанда янгыннар куркынычы янаган сезон башыннан урманнарда 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән (аларның озынлыгы 187 сәгатькә җиткән). Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы хәбәр итә.

«Авиация ярдәмендә мониторинг үткәрү — янгын чыганакларын ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы, — ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. — Барлыгы дүрт маршрут расланды, аларның озынлыгы 2290 километрны тәшкил итте».

Министрлык вәкиле сүзләренчә, «гомумән алганда, быел авиапатрульгә 334 очу сәгате каралган, бу үткән ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектарны, ягъни республиканың бөтен урман фондын диярлек колачлый».

Урманнарда авиапатруль хезмәте «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында эшли.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ике максатчан күрсәткечкә ирешүне билгели — «Урманнарны торгызу һәм үстерү мәйданнарының агачлар киселгән һәм һәлак булган мәйданнарга тәңгәллеге (%)» һәм «Урман янгыннарыннан килгән зыян (млн. сум)».

Шушы көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы урнашты, көндез температура 30 градустан югарырак булды, җәй башыннан бирле яңгырлар яумады диярлек.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 3 июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туфрактагы корылык аркасында республиканың барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карарны имзалады. Ул аерым карар чыкканчы гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев