Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 хәбәр итә!

Агымдагы елның 19 нчы гыйнвареннән 1 нче февральгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 106 хәбәр теркәлгән. 3 атна дәвамында 6 җинаять эше, 16 административ эш кузгатылган.

2 гыйнвар көнне Актаныш авылында яшәүче 1991 елгы зат, үзенең 91 яшьлек әбисенә инвалид коляскасы белән берничә мәртәбә сугып төрле тән җәрәхәтләре китерә. Үтерү сүзләре белән яный. Шул ук хәл 3 гыйнвар көнне кабатлана. Бәйрәм шаукомыннан чыгалмаган әлеге егет бу юлы әнисенә карата үтерү сүзләре белән яный. Тынычлык таба алмаган әлеге затка карата җинаять эше кузгатылды.

12 гыйнвар көнне билгесез зат интернет аша товарлар сату тәкъдиме белән Актаныш авылында яшәүче туташның 4742 сум акчасын үзләштерә. Әлеге вакытта мошенникны ачыклау өстендә эш бара. Шушы көннәрдә генә шулай ук, тагын бер райондашыбыз, мошенниклар тозагына эләгеп, банк картасындагы 6900 сум акчасыннан колак кага. Мондый очраклар соңгы арада, гомүмән еш кабатлана. Шуңа да, сак булсагыз иде.

22 гыйнвар көнне, 21:00 сәг. Тирәсендә Иске Сәфәр авылында күп санлы тән җәрәхәтләре белән 1987 елгы егетнең мәете табыла. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре үтерүчене тоткарлый. Ул шушы ук авылда яшәүче 1969 елгы авылдашы була.

Административ практика буенча 10 беркетмә төзелгән.

Аның дүртесе – җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрү, сугу – өч, штраф түләмәү – ике, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү, тынычлык бозу, махсус хезмәтләрне ялган чакыру, административ чикләүләрне кабаттан үтәмәү – берешәр беркетмә. Шулай ук, бу вакыт аралыгында 254 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы, 25 факт механик зыян белән бәйле юл һәлакәте теркәлгән.

Атна дәвамында Актаныш, Илчебай, Чуракай авылларында яшәүче 3 райондашыбыз, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен, бу хокуктан колак кагып, якындагы 1,5-2 елга җәяүлеләр сафын тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев