Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш районында кар чаналары-снегоходлар саны 60ка җиткән

Соңгы елларда кар чанасы-снегоходлар Актаныш районында артуга таба.

               Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча техник-инспекторы Илдус Хәкимов районда мондый куәтле техникаларның саны 60ка җитүен әйтте. Тизлеге сәгатенә 100 километрдан артып китүче машинаны сатып алганнан соң күпләр аны куллану таләпләрен төгәл үтәми. Нәтиҗәдә тикшерүчеләр хуҗага шактый саллы штрафлар салырга мәҗбүр.

   Техниканы теркәтергә, елга бер мәртәбә техник карау уздырырга кирәк. Кар чанасында йөрү өчен тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булу таләп ителә.  Инженер-инспекторлар мототранспорт чараларының теркәлү кагыйдәләре үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны йөртү өчен кирәкле документларның булу-булмавын тикшерәләр.

          Күп кенә хуҗалар техниканы, күп вакыт ала дип, вакытында теркәтүне кирәк тапмыйлар. Ахыр чиктә, үзләрен административ җаваплылыкка тарткач, теркәлү процедурасын барыбер узарга туры килә. Ләкин бу очракта, гражданин салынган штрафларны да түләргә мәҗбүр була.
          Кар чанасын дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәтүе катлаулы түгел. Моның өчен хуҗасына яки аның вәкаләтле вәкиленә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- теркәлү (вакытлыча яшәү) урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә,
- техникага хокук билгели торган документларны һәм үзйөрешле машина паспортын тапшырырга,
- билгеләнгән тәртиптәге гаризаны тутырырга,
- дәүләт пошлинасын түләргә,
- кар чанасын номер агрегатларын чагыштыру өчен күрсәтергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев