Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Права»сы ялган яки сувенир булган

Әлеге хәл безнең районга якын гына шәһәрдә теркәлә.

Яр Чаллылы үзенә футбол чемпионатта бүләк ителгән сувенир йөртүче хокуклары белән йөри. Ул инде кырын эшләре белән «данлы» булган... Агымдагы елның язында булган аңа карата тикшерү эше материалларында аның исерек килеш руль артына утырулары да, наркотиклар белән дуслыгы да билгеле. Тик ул вакытта таныклыгын ныклап тикшереп карамаганнармы әллә? Бу сорауга ачыклык юк. 

Skoda Octavia маркалы машинасы да исә әнисенеке булып чыккан. Хокук бозуларга еш баручы иптәшкә карата хөкем карары чыгарылган, диләр. Ул 10 айга иректән мәхрүм ителгән һәм 2 ел да 6 ай дәвамында машина йөртә алмаячак.

Шундый "права«сыз йөргән кешеләр белән юлда очрашырга язмасын инде беребезгә дә.

Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегабыз Ольга Степанова язып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев