Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ТР Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч телефоны"ннан шалтыратып райондашыбызның 147 мең сум акчасын урлаганнар

Россия Эчке эшләр министрлының Актаныш бүлекчәсенең тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция лейтенанты Илнар Әгъләмов журналистларга 2021 елда кибермошенниклар тарафыннан 28 райондашыбызның алдануын хәбәр итте. "Юк, мине алдый алмыйлар!"- дип, үз-үзенә ышанганнарны да үз табасында биетә законнарны, кеше психологиясе белән идарә итә белгән кырыкалдар иптәшләр.

          Актаныш районында яшәүче 1968 елгы ир-атка “Сбербанк”ның куркынычсызлык хезмәткәрләре шалтырата. Шалтырату җитди: мошенниклар кулыннан 147 мең сумны саклап калырга кирәк. Югыйсә акча мошенниклар кулына эләгәчәк, аларга инде Саклык банкының онлайн кушымтасы серсүзләре билгеле. Саклау юлы бер-акчаларны резерв исәп-хисап счетына күчерергә кирәк. Шалтыратуның мошенниклар оештырганын сизенгән ир-ат сөйләшүне өзә. Әмма мошенниклар шактый шомарган, мондый гамәлгә аларның дистәләгән алдау ысулы әзер. 1-2 минуттан зыян күрүчегә янә шалтыраталар. Әлеге шалтырату Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгыннан ук булып чыга. Полиция майоры дип таныштыручы әфәнде банк хезмәткәрләре куйган таләпләрне үтәргә кирәклеген әйтә. Әлеге сөйләшүдән соң икеләнеп калган райондашыбыз полиция хезәткәренең телефон номерын интернет челтәреннән эзләп таба. Чыннан да бу номер бернинди шик тудырмый: чөнки  акка кара белән язылган- ТР Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны” булып чыга ул. Зыян күрүче барлык таләпләрне үти, нәтиҗәдә 147 мең сум акчасын югалта.

         Кызганыч, әлеге вакыйгага охшаш җинаятьләр аз түгел. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең “Ышаныч телефоны”ннан шалтыратучылар, үзләрен суд хезмәткәрләре дип таныштыручы мошенниклар да җитәрлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев