Урындык түгел, аракы харап иткән
Узган елның декабрь башында Әҗәкүл авылында бер ирне башына сугып үтергәннәр дигән хәбәр бар кешене тетрәндергән иде. Чынлыкта исә, әлеге ирнең гомере бетүгә башка сәбәп булган икән...
Узган елның декабрь башында Әҗәкүл авылында бер ирне башына сугып үтергәннәр дигән хәбәр бар кешене тетрәндергән иде. Хәмер дигәнең беркемне дә аямый шул. Бергә кәеф-сафа корулар, күңел ачулар тора-бара ызгышка әйләнә. Ахыр чиктә кеше гомере өзелә. Бөтен кеше шулай дип уйлады. Чынлыкта исә, әлеге ирнең гомере бетүгә башка сәбәп булган икән...
2 декабрь көнне булган фаҗигадән соң, Айратны (барлык исемнәр дә үзгәртелде) үтерүдә гаепләнеп, Фәрит кулга алына һәм җинаять эше кузгатылып, тикшерү эшләре башлана. Бик күп экспертизалар үткәрелә, шаһитлардан сораулар алына. Ниһаять, Айратның үлем сәбәпләре ачыкланып, район судында Фәритнең эше карала.
Әйе, барысы да нәкъ менә хәмергә бәйле. Ул шайтан суы дусларны да, хәтта туганнарны да аямый. Бер-берсе белән талаштыра, сугыштыра. 2 декабрь көнне Рәшидәнең ике улы компьютерга әйберләр кирәк дип Актанышка баралар. Әниләре биргән акчага кирәк-ярак һәм бер ярты кыстырып өйләренә кайталар. Теге шешә бушый. Туганнарның каннары кыза. Сүз ара сүз чыгып, бер-берсен мыскыл итә башлыйлар. Эш сугышуга барып җитә. Әниләре урамга йөгереп чыгып, энесе Фәриткә улларының сугышуларын хәбәр итә. Аларны аеруын сорый. Әмма Фәрит араларына кермәячәген әйтә. Һәм апасына полицияне, ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга куша. Ашыгыч ярдәм килеп, Әнисне хастаханәгә алып китә. Анда җимерелгән борынын тегәләр. Әниләре улын такси белән авылга кайтарып җибәрә. Үзе килене янына кереп хәл алырга була.
Фәритнең сүзләре буенча, хастаханәдән кайткач, Әнис йокларга ята. Караңгы төшкәч аларга Айрат килә, бер яртысы да була. Ул Әнисне уята һәм алар тагын эчә башлыйлар. Фәритне дә эчәргә кыстыйлар. Фәрит башта эчмәсә дә, икәүләп канәгатъсезлек белдерә башлагач, эчәргә мәҗбүр була. Тора-бара Әнис белән Айрат тагын сүзгә киләләр. Фәрит аларны аермакчы була. Тик бу Айратка ошамый. Ул: ”Мин сине бер сугуда үтерәм”, – дип, Фәриткә таба килә башлый. Фәрит, үзе дә сизмәстән, кулына урындык ала да, Айратның башына суга һәм урамга чыгып чаба. Анда эчтәге тавышларны тыңлап, шактый басып тора. Шау-шу тынгач, кухняга керә. Аннан зал ягына карый, идәндә Айрат ята. Янында канга буялган Әнис утыра.
Фәрит тиз генә өйдән чыгып, апасы Рәшидәгә шалтырата. Полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Айратны үтерергә теләмәвен, аның үзенә сугуыннан куркуын һәм бары тик Әнискә ярдәм итәргә теләвен генә әйтә. Чөнки эчкәч, Әниснең уң ягы йөрми торган була. Фәрит полиция килгәнне көтә.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча Айратның урындык белән сугудан үлүе кире кагыла. Чөнки Фәритнең Айратка урындык белән сугып ясаган җәрәхәте кеше гомерен өзү дәрәҗәсендә булмый. Башында барлыкка килгән яра аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән ди экспертлар. Ә менә Айратның канындагы этил спирты концентрациясе күләме 3.6 процент була. Айрат этил спиртыннан агуланып үлгән. Аның башына урындык түгел, аракы җиткән.
Шайтан суы шул рәвешле, анасыннан газиз баласын тартып алды. Әнис тә тугансыз калды.
Суд Фәриткә РФ Җинаятьләр Кодексының 115 маддәсенең 2 кисәгенең “в” пункты буенча корал буларак файдаланылучы башка предмет кулланып, кыска вакытка сәламәтлекне какшатырлык итеп аңлы рәвештә җиңелчә зыян ясаган өчен, 9 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарды. Сак астында утырган көннәрен исәпкә алып, билгеләгән җәзадан азат итте, Фәрит суд залында сак астыннан чыгарылды.
Суд карары закон көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев