Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Апрельдә агачларны нәрсә белән эшкәртергә кирәк?

Иң мөһим эшләр:бакчаны уятыр вакыт җитте!

 *Апрельдә кар тиз үк эреп бетә, бары бакча почмакларында, күләгә төшкән урыннарда гына озак саклана. Шуңа кар җиргә сеңеп беткән урыннарны, туфракны артык таптамыйча гына ураштырып, агач-куакларның кышны ничек үткәрүен тикшереп чыгыгыз.
    *Җиләк-җимеш агач-куакларын артык ботаклардан арындыру өчен, кәүсәләрдә сут агышы башланганчы ук, бу эшне башкарыгыз. Сут агышы, гадәттә, апрельнең икенче яртысында башлана. Кура җиләге куакларын җирдән күтәрегез, артык ботакларын кисеп атыгыз. Шулай ук карлыган һәм крыжовник куакларын да формалаштырырга онытмагыз. Көздән калган яфракларны бергә җыеп, кыяр өчен түтәл әзерләгез.
   Карлыган ботакларын игътибар белән карагыз, әгәр анда бүртенгән бөреләр бар икән, җыеп яндырыгыз. Димәк, аларда бөре талпаны үрчеп тутыра. Әгәр ботакта мондый бөреләр күп икән, ботагы белән сындырып алыгыз.
   Агач һәм куакларда сут агышы башланганга кадәр барсын да нетрофен эремәсе белән эшкәртегез (10 литр суга 300 грамм). Эремәне агач-куак төпләренә дә сибегез. Мондый эшкәртүне һава торышы +5 градустан түбән булмаган һава торышында башкарырга кирәк. Әйткәндәй, куакларны лейкага кайнар су (+60 градус чамасы) салып, шуны сибеп тә эшкәртергә мөмкин.
   Апрельдә агач штамбларын сүндерелгән известь белән (10 литр суга 2-3 кг.) агартырга соң түгел әле. Шуңа 0,5 кг. бакыр купоросы да өстәргә киңәш ителә. Эремә кайрыларга яхшырак ябышсын өчен балчык яки тирес эремәсе өстәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш итеп Бакчачылык Бакчачы блокноты Татарстан Республикасы Бакчачыга Бакчачы Апрель