Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Апрельдә бакча эшләре

Язның икенче ае бакчачылар өчен иң мәшәкатьле чор дип исәпләнәдер.

                                      Язның икенче ае бакчачылар өчен иң мәшәкатьле чор дип исәпләнәдер. Чөнки бу айда эшләрнең арта һәм катлаулана бара. Апрельдә һәр бакчачы кайда нәрсә һәм күпме утыртасын төгәл белә инде...
Төп эшләр
*Туфракны эшкәртү һәм чәчүгә әзерләү.
*Сәламәт агач-куакларда чирләрне искәртү, зарарланганнарын дәвалау, корткычларга каршы көрәш.
*Бакча инструментларын ремонтлау һәм барлау.
*Үсемлекләрне күчереп утырту.
*Җиләк-җимеш культураларын үрчетү.
*Төрле бакча чирләрен искәртү һәм корткычларга каршы көрәш мизгелен ачу.
                                      Моннан тыш, апрельдә яңа инвентарь һәм түтәляпкыч-материаллар сатып алына һәм теплица-парниклар чистартып, үсентеләр утыртуга әзерләнә.
Яшелчә бакчасында
Иң мөһим эшләрнең берсе – туфракны эшкәртү һәм утыртуга әзерләү. Чөнки агымдагы елда нинди уңыш алу, нигездә, нәкъ менә туфрак сыйфатыннан тора. Җирне сәламәтләндерү өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:
*эрегән һәм инде бераз кибәргә өлгергән җирне казу (элек җирне казыр алдыннан болай тикшергәннәр: учка туфрак алып кысканнар һәм ачканнар: әгәр туфрак эре кисәкләр белән таралып төшсә – эшкә тотынганнар);
*туфракны чир уятучылардан һәм корткычлардан эшкәртү (бу максатта булачак түтәлләрне кайнар марганцовка эремәсе белән эшкәртәләр);
*туфракка органик һәм минераль ашламалар кертәләр (әгәр моны көздән эшләмәгән булсагыз).

                                      Әгәр ашламалар көздән кертелгән булса, язын җиңел дип исәпләнгән туфракны җиңелчә генә казыйлар, авыр-балчыклысын исә – тирән казыйлар.
Айның икенче яртысыннан соң үсенте алыр өчен кыяр, патиссон һәм ташкабак орлыкларын вакытлы пленка, теплица яки парникларга чәчәләр.
Апрель ахырында, әгәр һава торышы җылы тора икән, ачык туфракка салкынга чыдам дип исәпләнгән культуралар – редис, торма, шпинат, кишер, чөгендер, шалкан, суган, борчак, салат, сарымсак утырта башлыйлар. Аларның орлыклары туфрак +3,+4 градуска кадәр җылынгач та шытып чыга башлый, ә шытымнары -5 градус салкынга да бирешмиләр.
Шулай ук апрельдә иртә өлгерә торган бәрәңгене, урта срокта өлгерешле кәбестә орлыкларын чәчәргә мөмкин (өсләрен пленка белән капларга киңәш ителә).
Бакчадагы эшләр
Апрельдә бакчачылар көздән эшләп өлгерә алмаган эшләрне башкара ала, шуңа да бу ай иң күп эшләр чоры дип атала торгандыр... 
Апрельдә җирдә калган карлар тиз эреп бетә һәм агач һәм куаклар кышкы йокыдан уяна. Аларның кышкы йокыдан нинди халәттә чыкканы күренеп тора. Шулай ук бу чорда уңайсыз урынны биләгән агач-куакларны күчереп утырталар. Кисү һәм формалаштыру үткәрәләр.
                                      Болар бакчада иң төп эшләрнең берсе. Эш принципы болай: башта кара карлыган, ирга, кура җиләге тәртипкә китерелә. Аннан чират крыжовник, ак һәм кызыл карлыганга, аннан алмагач һәм грушаларга җитә. Иң соңгы чират – слива һәм чияләрдә.
Яшьләре 12-15тән арткан агачлар ел саен язын иске кайрыдан чистартуны таләп итә. Моны эшләмәгәндә, кайрылар катып-тыгызланып, анда мүкләр үсә башлый, нәтиҗәдә, чир таратучы микроорганизмнар һәм корткычлар үрчи.
Кайрыны чистарту эшен махсус скребкалар, металл щеткалар һ.б. җайланмалар ярдәмендә башкаралар. Әгәр дә шомарып һәм яңарып калган кайрыларда яралар, куышлар, ярыклар һәм кимерелгән урыннар күренсә, аларны бакча сумаласы белән сылыйлар (болар хакында без “Мартта бакчачы мәшәкатьләре” сәхифәсендә җентекләп язган идек инде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бакча Бакчачы блокноты Бакчачы