Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Аракыга салып тотыгыз...

Орлыкларның озак чыкмый торган гадәте бар.

                                  Һәр бакчачыда орлыкларны утыртырга әзерләүнең үз серләре бардыр, мөгаен. Күпләр төрле экспериментлар ясый-ясый, орлыкларны шыттырырга өйрәнә, шулай тәҗрибә туплый. Түбәндә яшь бакчачыларга берничә киңәш җиткерәсе килә.

                                  Бер литр суга 30 грамм тоз салып эретәбез. Орлыкларны бу эремәдә 7 минут тотарга кирәк. Шул вакыт эчендә буш орлыклар өскә калкып чыгар — аларны ташлагыз. Калганнарын чиста суда юып, кәгазь өстендә киптерегез.
Орлыкларны алсу төстәге марганцовкалы суга салып, 15 минут тотыгыз. Аннары чиста суда чайкатып, җәеп киптерегез.

                                  Орлыкларны марлядан ясалган капчыкларга тутырып, микроэлементлар эремәсенә салыгыз һәм шунда бер тәүлеккә калдырыгыз. Аларны юмыйча гына киптерегез. Бу эшне утыртырга бер көн кала гына башкарыгыз.
Борчакны һәм башка кузаклыларның орлыкларын 9 көн җылы үсемлек маенда тотыгыз. Аннары яхшылап киптереп, түтәлләргә утыртырга да була.

                                  Кишер, петрушка, укроп, сельдерей орлыкларының озак чыкмый торган гадәте бар. Алар тиз шытып чыксын, дисәгез, орлыкларны аракыга салып тотыгыз. Моның өчен марля капчыкка салынган орлыкларны 15 минутка аракыга салыгыз. Артык озак тотарга ярамый. Аннан соң капчыктагы орлыкларны агымсу белән яхшылап чайкатыгыз һәм киптерегез. Орлыкларны, гадәттәгечә, түтәлләргә утырталар. Алар 1-2 көндә шытып та чыга. Петрушка орлыклары тиз чыксын өчен аларны сөттә тотарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш Киңәш итеп Бакча Бакчачы блокноты Файдалы мәгълүмат Татарстан яңалыклары Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Орлыклар