Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ашлама зыянлы диләр...

Мин күптән инде мал асрамыйм, шуңа тирес тә юк... Сорау: Бакчага ашлама кертү зыянлы, тирес кертү дә җитә диләр. Бу дөресме? Мин күптән инде мал асрамыйм, шуңа тирес тә юк. Ә кибеттән теләсә нинди ашлама сатып алып була...

Җавап:

                                       Сәламәт булыр өчен кеше организмына төрле витаминнар кирәккән кебек, бакчада үсүче җиләк-җимеш агачларына һәм куакларга, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә, кыскасы, бар үсемлекләргә дә туклыклы матдәләр кирәк. Ә боларның барсын да тирес биреп бетерә алмаска мөмкин. Шуңа күрә, әгәр тиешле күләмдә мөһим ашламалар кертелә икән, бакчагыз да сәламәт булыр, анда үскән һәр үсенте сезне мул уңышы белән сөендерер.

Язын җиләк-җимеш агачларына һәм куакларына туклыклы матдәләр күп кирәк. Ашлау өчен иң уңайлы мизгел – кар эреп, туфракка сеңгән вакыт.

                                       Агачларны кәүсәләре әйләнәсенә ашлама сибеп “сыйлыйлар”. Ә ашлама тулысынча эшкәртелсен өчен, туфракны юка гына казып чыгалар.

Ашламаны ни микъдардә кулланырга соң?

1 квадрат җиргә түбәндәге күләмдә алына:

*10 грамм мочевина;

*0,5 стакан суперфосфат һәм шулкадәр үк күләмдә “сернокислый калий” (боларны 3 стакан көл белән алыштырырга мөмкин);

*1 чиләк органик ашламалар (3-4 елга 1 тапкыр кертәләр).

                                       Җиләк-җимеш куаклары азот белән мулрак ашланырга тиеш, шуңа күрә мочевинаны 1 квадрат метр җиргә 20 граммга кадәр арттырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Бу файдалы Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Файдалы