Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

БАКЧАЧЫ БЛОКНОТЫ:Кыярның нинди сортлары мул уңыш бирә?

Орлык сайлар алдыннан белгеч киңәшләренә колак салыгыз.

                                        Теплицага утырту өчен алдан шытымнар әзерләп куярга булсагыз, диаметры ун сантиметрдан зуррак булган савытка бер генә кыяр утыртыгыз. Ә шытым ачык түтәлгә утыртуга әзерләнсә, киресенчә, кечерәк савыт кирәк булыр.


                                        Кыяр орлыгы һава җитмәүгә тиз бирешә. Шуңа савыттагы җир җиңел һәм йомшак булырга тиеш. Орлык чәчелгән савытларның өстен пленка белән каплап, җылы урынга утыртырга кирәк. Алар 3- 5 көннән шытып чыга. Үсентеләр 4-7 көнлек булгач, температураны 16-18 градуска кадәр киметергә була. Бу очракта үсентеләр озынлыкка китмәс.

Реклама


Кыярның иң уңышлы сортлары:
“Зозуля F1”. 1 квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка 22-24 сантиметр.

“Мурaшкa F1”. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада 1 квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.
“Сибирскaя гирляндa F1”. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

“Емеля F1”. 1 квадрат метрда 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.

“Мaтрицa F1”. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның бу сорты теплица өчен.

Бакчачылар тагын “Маша”, “Герман”, “Московский деликатес”, “Маринда F1”, “Кураж” сортларын да яратып үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Киңәш итеп Бакча Бакчачыга Бакчачы