Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Эремчек суы

Файдалы!

                                                        Сыерлар, кәҗәләр исән-имин генә бозауладымы, бәрәнләдеме, дуслар. Табыннарыгыз тулы сый – сөттән башлап: каймак, катык, май, эремчек, үзегез әзерләгән сыр... Сыеры һәм кәҗәсе булган йорт сыйлы йорт инде ул. Каплап санап алган ише түгел. сөттән ясалган һәр азык төре үзе туклыклы, үзе тәмле һәм файдалы. Әйткәндәй, эремчек суын нишләтәсез? Аны кулланасызмы? Моңарчы файдаланмаган булсагыз, менә бу киңәшләргә игътибар итегез әле.

                                                        Эремчек суы – бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга — иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.
Эремчек суында окрошка, салкын борщ әзерләргә, коймак пешерергә була.

                                                        Эремчек суын эчеп, кандагы шикәр күләмен җайга салучылар бар. Моның өчен бер стакан эремчек суына 1 чәй калагы тулыр-тулмас куркума болгатып эчәргә киңәш итәләр. Иртән ач карынга эчелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Татарстан Республикасы Файдалы мәгълүмат Татарстан яңалыклары Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Эремчек