Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Искиткеч файдалылар

Дөрес туклану өчен арзанлы продуктлар исемлегенә тавык, йомырка, кузаклылар, карабодай, яшелчә, үсемлек мае һәм куркуманы керткән дөрес туклану белгечләре.

                   Тавык һәм кибетләрдә кыйммәт булмаган хакка сатылган кайбер балык төрләре аксымга бай һәм күзәнәкләр өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә һәм витаминнарга бай. Балык исә аксымнан тыш файдалы майларга, нерв системасының дөрес эшчәнлеге өчен кирәкле В витаминының барлык төренә, фосфор, калий, хром, селен, кобальт һәм магнийга бай.

                   Йомырканың да сәламәтлеккә уңай тәэсире күп. Аның агында аминокислоталар җыелмасы, сарысында туклыклы матдәләр, лютеин һәм антиоксидантлар бар. Атнасына 3—5 йомырка ашау баш өянәге (инсульт) ихтималлыгын киметә.

                   Кузаклылардан соя, маш, кызыл һәм ак ногыт борчагы (фасоль), чечевица, борчак В витаминнарына, марганец, бакыр, селен, цинкка бай. Бу продуктлар канда шикәр микъдарын тотрыкландыра, организмны антиоксидантлар белән тәэмин итә һәм хәтерне яхшырта.

                   Карабодай үз чиратында органик кислоталарга (алма, лимон, кузгалак, малеин), В1, В2, Р, РР, антоцианнар, тимер, кальций фосфор тозлары, бакыр һәм цинкны да кертеп, микроэлементларга бай. Бу ярма организмда ялкынсынуларны һәм канда холестерин микъдарын киметә.

                   Гадәти яшелчәләр дә үтә файдалы дип раслый белгечләр. Мәсәлән, гади кәбестә 16 төрле аминокислоталарга, С, К витамины һәм микроэлементларга (кремний, калий); чөгендер — калий һәм җепселләргә; кишер күзәнәкләргә, А, К1, витаминнарына, калий һәм антиоксидантларга; суган исә файдалы фруктан матдәләренә бай.

                   Моннан тыш, экспертлар үсемлек майларына өстенлек бирергә киңәш итә. Алар йөрәк һәм кан тамырларын ныгыта. Үсемлек маенда чәч һәм тире өчен кирәкле Е витамины күп. Файдалы майлар нерв һәм баш мие тукымасы күзәнәкләре эшчәнлеген яхшырта, атеросклероздан саклый һ.б. файдалы үзенчәлекләргә бай.

                   Куркумага аерым игътибар итәргә кирәк. Ул куркумин матдәсенә бай. Куркумин ялкынсынуларга каршы тора һәм көчле антиоксидант булып санала. Матдә молекуляр дәрәҗәдә ялкынсынуга каршы уңышлы көрәшә. Аның бу үзенчәлеге йөрәк авыруы, яман шеш, метаболик синдром, Альцгеймер авыруына каршы көрәштә ярдәм итә.

          Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев