Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ХХI гасыр сенсациясе

Бу продукттан башка киләчәкне күзаллап булмый.

                            Галимнәр үрдерелгән бодай сихәтен яңарак кына ачканнар. Ә үзбәк халкы аның файдалы ризык икәнлеген мең ел элек үк белгән һәм гомер буе яратып куллана.

                            Борынгы Грециядә, Мисырда, Һиндстанда табиблар җирле халыкны витамин кытлыгыннан килеп чыккан төрле чирләрдән үрдерелгән бодай сыгынтысы белән дәвалаган. Америкада, Европаның алдынгы илләрендә бу продукт күптәннән алтын бәһасендә йөри икән. Бүген Русиядә дә аның кадерен белә башлаганнар. Эшкуарлар үрдерелгән бодайның сутын сыгып, киптереп, грануллап, порошогын ясап сатуга чыгара.

                            Бодай үрентесе сутында 90 төрле минерал, 17 төрле аминокислота, А,Е,С,К,В төркеменә кергән витаминнар, макро- һәм микроэлементлар: кальций, калий, магний, тимер, цинк, натрий, фосфор, селен, глюкоза, йод, күкерт, клетчатка бар.

                            Физиологик яктан актив хлорофилы 70%. Ул гемоглабинны арттыра, канны тукландыра, савыктыра, төрле органнарның тукымасын кислородка баета. Бу продуктны кулланучыга хәл кертә, иммунитетын күтәрә, сәламәтлеген ныгыта. Бодай үрентесе суты кулланып, артык авырлыктан, хроник талчыгудан, витаминнар кытлыгыннан, йокысызлыктан котылырга, депрессия халәтеннән чыгарга була. Аның белән шикәр авыруыннан, аллергиядән, бавыр авыруларыннан, хатын-кыз авыруларыннан, ашказаны-эчәклек чирләреннән, геморройдан дәваланалар, салкын тигәндә тиз терелергә ярдәм итә. Бодай үрентесе суты – тулаем табигый продукт. Ул дару булмаса да, сихәтләндерү үзенчәлекләре ягыннан, аңардан һич кенә калышмый. Җитмәсә, организмга тискәре йогынтысы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре