Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Көннәр җылыта! Туфлигә күчәбезме?

Үкчәле туфли кияргә яратучы хатын-кызларга берничә киңәш.

                                       Мода кануннары белән яшәүче һәр хатын-кызның гардеробында үкчәле туфли бар. Җәй җитүгә үкчәле туфлиләр тартмаларыннан алынып, күренеп торган иң алгы рәткә тезелә. Сүз дә юк, андый аяк киеме нәфислек һәм зәвыклылык билгесе булуы белән дә гүзәл затларны алдата торгандыр. Тик үкчәле аяк киемендә йөрү зыянлы түгелме соң?

                                       Табиблар белдерүенчә, хатын-кызларның өчтән бере үкчәле аяк киеме киеп йөрүдән зыян күрә. Аякларны ял иттермичә, иртәдән кичкә кадәр биек үкчәле туфлидә йөргәнгә аякларда хроник, озакка сузыла торган арыганлык барлыкка килә. Кара кан тамырларында кан җыелып оеша. Аяк балтырындагы мускуллар даими рәвештә киеренке хәлдә, кан белән тәэмин итү артерияләре, кан тамырлары һаман эшләп тора, тамыр тышчалары бераздан туза башлый. Аякта күп тамырлы йолдызчыклар, соңрак варикоз барлыкка килә.

                                       Биек үкчәләрнең кешенең сын-гәүдәсенә дә тәэсире бар. Җенси билгеләре, оча сөяге үсеш алган чорда, ягъни 13-14 яшьләрдә, биек үкчәдән йөргән кызларның оча сөяге зәгыйфьләнә. Шуңа күрә яшь кызларга аякларны “биеклеккә” акрынлап күнектерергә кирәк. Андый тәҗрибәне платформалы аяк киеменнән башлау сәламәтлек өчен яхшырак.

                                       Һәркөн кия торган аяк киеменең үкчә биеклеге 3-4 сантиметрдан артмаска тиеш. Ә менә балачакта рахит авыруын кичергәннәргә, яссы табанлыларга, хатын-кызлар сәламәтлеге өлкәсендә проблемалары булганнарга үкчәгә кызыкмаска киңәш ителә.

                                       Үкчәле туфли кияргә яратучы хатын-кызларга тагын берничә киңәш: үкчә биеклеге 8 сантиметрдан да артмасын, ул калынрак булган саен, аяклар сәламәтлеге өчен яхшырак. Аяк киеме эченә таза, йомшак олтырак салып кисәгез, тез буыннарыгызның хәлен җиңеләйтерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Бу файдалы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре