Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кыз кирәкме яки малаймы?..

«Мин бала табу турында хыялланам. Әмма аның малай булуын теләр идем. Сез миңа ярдәм итә алмыйсызмы, доктор?»«Без ирем белән гаиләбезне арттырырга булдык. Әмма балабызның кыз булуын теләр идек. Моның өчен нәрсә эшләргә? Доктор, киңәш бирегез».Врач-гинекологларга шундый ялварулы сорауларны бик еш ишетергә туры килә. Чынлап та, үзең теләгән җенестәге баланы тудырып буламы? Парижның Пьер һәм Мария Кюри университеты профессоры Жозеф Сталковский үзенең шушы өлкәдәге егерме еллык тикшеренүләренә йомгак ясап, моңа уңай җавап бирә.

                                            «Мин бала табу турында хыялланам. Әмма аның малай булуын теләр идем. Сез миңа ярдәм итә алмыйсызмы, доктор?»

«Без ирем белән гаиләбезне арттырырга булдык. Әмма балабызның кыз булуын теләр идек. Моның өчен нәрсә эшләргә? Доктор, киңәш бирегез».

                                            Врач-гинекологларга шундый ялварулы сорауларны бик еш ишетергә туры килә. Чынлап та, үзең теләгән җенестәге баланы тудырып буламы? Парижның Пьер һәм Мария Кюри университеты профессоры Жозеф Сталковский үзенең шушы өлкәдәге егерме еллык тикшеренүләренә йомгак ясап, моңа уңай җавап бирә.

                                            Берәүләр тормыш лотереясе, икенчеләр «Аллаһ ихтыяры» дип атаган нәрсәгә каршы бару теләге кешеләрдә бүген генә тумаган. Аристотель дә болай дип киңәш биргән бит: малай тусын өчен – җил төньяктан, кыз булсын өчен җил көньяктан искәндә җенси мөнәсәбәткә керергә кирәк. Икенчеләре исә баланың җенесе һәм ай циклы арасында бәйләнеш урнаштырырга тырышкан. Өченчеләр баланың җенесен «хәлиткеч мизгелдә» партнерлар алган позага бәйләргә тырышкан. Кайвакытта табиблар булачак аналарга сер итеп кенә малай кирәксә – кайнар суга бераз сода, кыз кирәксә – бераз аш серкәсе өстәп юынырга кушкан. Элек-электән им-томчылар хатын-кызларга төрле рецептлар тәкъдим иткән. Мәсәлән, ана куян эчәгеннән әзерләнгән дару – ир бала табуга, ә куян эчәген шәрабта тотып эшләнгән дару кыз бала табуга ярдәм итә дип исәпләнгән. Мандрагора, женшень, мәхәббәт уятырга сәләтле башка үсемлекләр дә ир бала тудыруга ярдәм итә дип уйлаганнар.

                                            Хатын-кызларның һәм ир-атларның хромосома җыелмасының аермасын ачу бу өлкәдә бик мөһим ачыш булды. Балаларның җенесен уңышлы программалаштыру өчен балага узганга кадәр үк хатын-кызларның физиологик балансына кискен йогынты ясау мөмкинлеген табарга кирәк. Шулай иткәндә авырга калырга ниятләгән хатын-кызның организмы теләгән хромосоманы сайларга әзер булачак.

                                            Үзенең «җенесне программалаштыру» системасын профессор Сталковский туклану диетасында төзегән. Ул түбәндәгечә: ир бала кирәккәндә – натрий-калийга бай диета, кыз бала кирәккәндә – кальций-магнийга бай диета. Беренче очракта – тоз, икенче очракта сөт продуктлары ашарга кирәк.

                                            Шушы «тигезсезлекнең» организмга нинди юл белән йогынты ясавын галимнәр әлегә төгәл генә билгели алмаган. Төрле карашлар гына яши. Мәсәлән, 1984 елда акушер-гинекологларның Париждагы очрашуы вакытында Жозеф Сталковский 553 тәҗрибә үткәрүе, аларның 80 проценты уңышлы булуы турында сөйләгән. Асылда исә мондый тәҗрибәләр күбрәк үткәрелгән, ләкин аларның барысын да кирәгенчә үти алмаганнар. Эш шунда, хатын-кызларның күбесе әзерлек чорында үзләреннән таләп ителгән диетаны саклый алмаган. Һәм «дистанциядән» төшеп калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Татарстан Республикасы Бала-чага Беләсезме