Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Су эчүнең ние бар икәнен беләсезме?

Бар икән шул нечкәлекләре дә әле.

                                 Табиб-диетолог Ирина Строгая су эчкәндә еш очраган хаталарны атады.

                                 Тәү чиратта Строгая су эчү режимына тыныч карарга кирәк, ди. Табиб сусын тойгысы барлыкка килгәндә генә су эчәргә киңәш итә.  Чөнки күп су эчкән саен шешенү барлыкка килергә мөмкин,  организмнан натрий да юылып чыгу ихтималы зур.

                                 Күп диетологлар көненә 2-2,5 литр су эчәргә киңәш итә. Строгая исә моның белән килешми. Эчү режимын организм ихтыяҗларыннан чыгып көйләргә кирәк, ди ул. Су нормасын тәүлек дәвамында бертигез бүләргә кирәк. Кыска вакыт эчендә организм зур су күләме кабул итә икән, күзәнәкләр эчендә  сыеклык җыела.

Сусын чиста газландырылмаган су белән генә басыла. Башка эчемлекләрдән баш тарту яхшырак булыр. Аннары, сатып алынган пакетлардагы сутлар һәм газировкалар составында шикәр бик күп, ә ул кариес һәм шикәр диабетына китерергә мөмкин.

                                 Тоз кислотасы балансы бозылганнарга ашаганда ризык артыннан су эчү киңәш ителми. Су аны тагы да  ныграк сыегайтып җибәрәчәк. Строгая үтә дә салкын су эчәргә киңәш итми, ул сәйяр (блуждающий) нерв эшчәнлегенә зарарларга мөмкин, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш итеп Бу файдалы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре Белгеч киңәш итә Бу кызыклы