Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Токмачларның зыянлысы да була

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург тиз әзерләнүче токмачның зыянын аңлатты.

                                            Белгеч фикеренчә, аның бавыр һәм кан тамырлары ялкынсынуына китерүе мөмкин. Гинзбург мондый токмачта трансмайлар гаять күп дип кисәтә. "Безнең организмда трансмайлар матдәләр алмашынуында катнашмый, ул бавыр һәм кан тамырларына урнаша һәм аларны зарарлый", - дип раслый ул. Шулай итеп, трансмайлар ялкынсыну учакларына әверелә.


                                            Трансмайларның тәүлек микъдары 1-2 грамм, ә тиз әзерләнүче токмачта ул 8 граммга кадәр җитә, ди эксперт
Ә менә какао кеше өчен файдалы үзенчәләргә бай. Гинзбург раславынча, элеге эчемлектә теобрамин матдәсе бар, ул исә баш миенең кан тамырлары киңәйтә һәм мидә кан әйләнешен яхшырта. Моннан тыш, какао В группасы витаминнарына һәм магнийга бай. Шуңа күрә какао яратучылар тыныч холыклылар, дип раслый эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Киңәш итеп Бу файдалы Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре