Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ҮЗЕБЕЗНЕ КАЙГЫРТАБЫЗ: ӨЙДӘ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН КОСМЕТИК ЧАРАЛАРНЫҢ 7 РЕЦЕПТЫ

Язмада өйдә җиңел генә әзерләнә торган косметик чараларны тупладык. Алар сиңа чәчләр, бит тиресе, тырнакларыңны кайгыртырга булыша ала. Шулай ук кибеттәге косметик чаралар белән чагыштырып карарга да мөмкинлек бирәчәк.

                      Чәч очларын дәвалау өчен кирәк булачак:

- кокос мае;

- алоэ

                      Әз генә кокос маена берничә тамчы алоэ тамыз. Бу катнашма кремга әверелергә тиеш.

Чәчләрнең озынлыгы буенча йомшак итеп әзер кремны сөртәсе генә кала. 

Битне чистартучы маска өчен кирәк булачак:

- яшел балчык (порошок);

- бал;

- алоэ;

- бераз су

                      Савытка ике кашык вакланган яшел балчык, чәй кашыгы бал һәм алоэ сал. Бераз су сала-сала яхшылап бутагач, пастага әверелгән чараны кулланырга ярый. Әзер масканы биткә калын итеп ягырга, 10-15 минутка калдырырга киңәш ителә.

Бит скрабы өчен кирәк булачак:

- шикәр оны;

- бал;

- миндаль мае

                      Бал һәм миндаль маен тигез өлешләрдә бута, аннан бер-ике чәй кашыгы шикәр пудрасы өстә. Т-зонасына игътибар биреп, әзер скрабны сөрт. Соңыннан җылы су белән, тирене ышкымыйча, юып төшер.

Коры шампунь өчен кирәк булачак:

- ак балчык (чәчләр караңгы төстә булса, балчыкны да шундыйракны алырга киңәш ителә);

- кукуруз крахмалы

                      Балчык белән кукуруз крахмалын тигез өлешләрдә бутарга, ә аннан чәч төпләренә әзер шампуньне сөртергә кирәк. Соңыннан чәчләрне тарап куй.

Тонык һәм сынучы чәчләрне коткару өчен кирәк булачак:

- яшел балчык;

- шәраб серкәсе;

- зәйтүн мае;

- йомырка

                      Бер йомырка сарысын бер аш кашыгы яшел балчык белән болгат та, чәч төпләренә сөрт. Шулай ук бераз зәйтүн маен да чәч озынлыгы буенча сөртеп, 20 минутка калдыр.Йомшак чәчләр эффекты булсын өчен, шушы процедуралардан соң, үзеңнең яраткан шампунеңа лимон согы сыгып, чәчләрне ю. Аннары чәчләрне шәраб серкәсе+су катнашмасы белән чайкатып ал (1 литр суга 1 чәй кашыгы серкә).

Тырнакларны ныгыту өчен кирәк булачак:

- лимон согы;

- сода;

- зәйтүн мае

                      Лимон согы белән 1 аш кашыгы соданы болгатып, 35 секундка микродулкынлы мичкә куй. Тырнакларны агарта һәм ныгыта торган әзер чарага кулларны 3-4 минутка тыгып тор. Аннан кулларны яхшылап ю да, һәр тырнак янына зәйтүн маен сөрт.

                      Биттә лифтинг эффекты булсын һәм арыганлык эзләре бетсен өчен кирәк булачак:

- йомырка;

- лимон

                      Йомырка агын тугла да, лимон кабыгын сал. Чараны кипкәнче биттә тотарга кирәк. Йомырка агы кечкенә җыерчыкларны бетерә һәм лифтинг эффект бүләк итә. Ләкин аны атнага бер генә кулланырга ярый, юкса бит тиресе корырга мөмкин. Чараны салкынча су белән юып төшерергә онытма.

    Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Бу файдалы Яңалыклар Ялкын Кызыклы