Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Гаилә — бәхет ачкычы

Районыбызны ямьләп яшәүче гаиләләр күп. Актанышның Рәсим ага һәм Фәймә апа Зәйнуллиннар гаиләсе.

Алар икесе дә районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән, армый-талмый хезмәт куйган хезмәт ветераннары. Бүгенгесе яшәешләре дә ким-хур түгел, ә горурланырлык. Алай гына да түгел, күпләргә үрнәк итәрлек.


Хәер-сәгадәтле һәм матур бу гаилә 1972 елның 23 ноябрендә өйләнешә. Узган ел Рәсим ага һәм Фәймә апа Зәйнуллинар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергән гаиләнең әлегесе көндә 7 оныгы да бар. 

Ә әлеге бик матур видеоязмада материалым геройлары үзләренең бәхетлелек, тату гаилә серләре белән уртаклаштылар.

Гаилә — бәхет ачкычы. Ә гаилә учагының җылысын саклау — хәстәрлекле хатын-кыз һәм булдыклы ир-ат иңендә. Зәйнуллиннарның тормышлары кебек башкаларныкы да түгәрәк булсын. Алар кебек бәхетле, мәхәббәтле, эшсөяр гаиләләр тирә-юньгә ямь өсти бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев