Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Байсар мәктәбе мәгариф ветераннарын котлады

Педагог һәм остаз елында мөгаллимнәргә карата республика җитәкчелегенең дә игътибары гаять олуг.

Аларны зурлап бик күп төрле чаралар уздырыла. Иске Байсар белем йортының педагогика  ветераннары Әлфия Мөфтиева, Сәлимә Якупова, Нәфисә Шәкүрова, Рәсимә Гарифуллина Татарстан Республикасы Мәгариф минтстрлыгының агымдагы елның 16 июнендә имзаланган 203нче боерыгы нигезендә "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Укытучыларга күкрәк билгесе белем бәйрәмендә тантаналы чарада тапшырылды. Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Мурзина Рәсимә апа Гарифуллинаның өендә булып, республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллинның җылы сүзләрен җиткереп, министрлык бүләген таршырдылар.

Әйтергә кирәк, лаеклы ялдагы укытучылар остаз буларак, белем һәм тәҗрибә уртаклашуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев