Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә:Минем Актанышым!

Эльмир Нәбиевка 15 яшь. Ул - Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә белем ала. Безгә яшь иҗатчы үзенең иҗат җимешен юллаган.

Актанышым минем

Иске Идел буе,

Тау өсте-

Минем Актанышым.

 

Агыйделем, чишмә,

Инеш-күлләрем

Сокланырлык яшел болын,

Кырларым балкый

Актанышым-сөенә күңелләрем.

 

Басмаларда кер чайкаган кызлар,

Күптән инде түти, ак әбиләр.

Ишетелә мәчетебездән азан тавышлары.

 

Тарала туган җиремә иман нурлары,

Халкым моңы җырларында

Яши, төзи,эшли халкым,

Даны яңгырый, үсә Актанышым!

 

Рәхмәт сиңа, тырыш төзүчем,

Буыннардан буыннарга килгән

Актаныш игенчесе даннары.

Шулай булмый мөмкин түгел,

Чөнки иртә ата аның таңнары.

 

Сөн буенда зифа талларда

Сары сандугачлар моңлана.

Таңнан торган райондашлар,

Эшләрендә шуңа мактала.

 

Авылларым, Актанышым матур,

Тигез юллар, матур өйләр, көр маллары.

Сыер сава кызлары,

Хезмәтләре белән шуңа мактаулы.

 

Кырларда иген шавы,

Серләшәләр шулай башаклар.

Яшә, Туган җирем Актанышым,

Яшик әле без, дус-тату булсын халыклар!

Яшь каләмкәр Эльмирны хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Бәйгеләр Актаныш хәбәрләре Мин Актанышны яратам #АктанышҮткәннәнКиләчәккә