Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Кыш бабайга хат язам! Газетдинова Зәлия

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә килгән иҗат эшләре белән танышуны дәвам итәбез. Актаныш-РТ.Ру сайтының "Бәйгеләр, конкурслар" бүлегенә кереп күңелегезгә ошаган шигырьгә лайк куярга онытмагыз. Бәлки әлеге теләктәшлегегез белән сез яшь шагыйрьне поэзия киңлегенә озатучыларның берсе булырсыз.

Кыш бабайга хат язам! Газетдинова Зәлия

Кыш бабай, туган көнемдә

Шундый сорау бирделәр:

-Кыш бабайга син хат язсаң,

Ни телисең?- диделәр.

 

Син, Кыш бабай! -тылсымчы бит,

Әйтим әле теләгем.

Әллә каян беләсең син,

Кемгә нәрсә кирәген.

 

Бездә урман-кырлар матур,

Кыш бабай, шуны бел син!

Бүләккә тауда шуарга

Чаңгылар алып кил син!

 

Интернетта фотоларда

Син гел ятып торасың.

Бергәләп чаңгыда шусак,

Сау-сәламәт буласың.

 

Тырыш, бабай, икәү, бәлки,

Чын-чынлап ярышырбыз.

Калышсак та, Логиновтан

Бик әзгэ калышырбыз!

 

Авторның әлеге шигыренә http://aktanysh-rt.ru/contest_variant/23-kysh-babayga-khat-yazam-61b8bfedea505 сылтамасына кереп тавыш бирә аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев