Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Нәфис сүз осталарын барладык

Хезмәттәшебез, фаҗигале төстә, вакытсыз арабыздан киткән, "Татарстан", "Болгар", Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, "Азан" һәм "Иман" радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә оештырылган “Моң кайтавазы” бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде.

Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы шигаре астында, соңгы вазгыятләрне исәпкә алып, инде икенче ел онлайн видеобәйге форматында уза ул.

Шөкер, шул сәбәпле, Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә дә катнашу мөмкинлеге туды. Тәүге тапкыр 2018 елда район күләмендә оешкан бәйге, бүгенге көндә халыкара статусына ия булды дисәң дә арттыру булмас.

Бәйгедә 150 дән артык төрле яшьтәге нәфис сүз осталары көч сынады. Чиктәш республикалардан, үзебезнең Саба, Биектау, Балтач, Яңа Чишмә, Зәй, Сарман,Теләче районнары, Яр Чаллы, Алабуга, Казан шәһәреннән катнашучылар күп булды. Һәрбер видео “Актаныш-информ”ның официаль YouTube каналына, һәркем кереп, карап билге куярлык вә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашырлык итеп урнаштырылган иде. Махсус комиссия чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:
1 урын: Алия Габдрахманова (Актаныш),
2 урын: Камил Сабирҗанов (Балтач),
Ренар Закиров (Алабуга)
3 урын: Дилә Хисамова (Балтач),
Милана Фәрдиева (Актаныш), Данияр Хәбибуллин (Балтач).

1-4 сыйныф укучылары арасында:
1 урын: Таңсылу Сәләхова (Актаныш),
2 урын: Диләрә Хәбирова (Актаныш),
3 урын: Ләйлә Мөхәметдинова (Актаныш).

5-11 сыйныф укучылары арасында:
1урын: Гөлназ Зарипова  (Алабуга),
2 урын: Айзирәк Сабирова (Актаныш),
Сәмир Сабиров (Актаныш)
3 урын: Салават Камалов (Минзәлә),
Сәмир Әхмәдгалиев (Актаныш), Зөһрә Гайнуллина (Биектау).

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
1 урын: Айгөл Закирова (Алабуга),
2 урын: Рамил Сәләхов (Актаныш), 
Айдар Шакиров (Башкортостан, Дүртөйле,)
3 урын: Ибраһимова Сөмбелә (Саба), 
Эльгина Мөхәметдинова (Актаныш), Миләүшә Имаметдинова (Актаныш).

         
Гран-прига Актаныштан Регина Әбүдәрова лаек дип табылды.

Реклама

Һәрбер видео, нәфис сүз остасының үзенчәлекләрен исәпкә алып аерым номинацияләр дә булдырылды. “Иң оригиналь видео” номинациясендә махсус бүләккә Актаныш районы, Богады авылыннан 6 яшьлек Лиана Сабирова лаек булды. Читтә яшәп, Туган телебездә иҗат итеп, милли аһәңебезне чит җирләргә таратып, миллилегебезне, татарлыгыбызны саклап килгән, Италиядә гомер кичерүче Алия Солтанга рәхмәтлебез. “Туган телем-иркә гөлем” номинациясендә Диплом белән бүләкләнә ул.

Бүләк дигәннән, “Моң кайтавазы” бәйгесендә катнашкан һәркем махсус Дипломга лаек булачак. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! Һәрбер катнашучыга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш