"Актаныш - информ"да Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган видеобәйге
Начало конкурса: 21 января 2021
Хөрмәтле райондашлар, милләттәшләр! Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган "Моң кайтавазың" исемендәге IV республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесен игълан итәбез.
Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан
Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган
«Моң кайтавазы» исемендәге
IV республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесенең
нигезләмәсе
1. Гомуми мәгълүмат:
"Татарстан", "Болгар", Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, "Азан" һәм "Иман" радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап Актаныш районы үзәгендә шигырь бәйгесе оештырыла. Аның иҗаты аша балаларда газиз әниләргә, туган якка, туган илгә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвираның язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга була. Аның сөйләме - саф татарча, аһәңле, Татарстан радио һәм телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм. "Моң кайтавазы" дип аталган әлеге нәфис сүз видеобәйгесендә катнашырга тәкъдим итәбез.
2. Конкурсының максаты һәм бурычлары:
- нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
- аларның иҗади потенциалын үстерү;
- татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалау;
3. Конкурсны оештыручылар:
Резидә Храмова "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмә әгъзасы;
Руслан Усманов «Татмедиа» АҖ филиалы "Актаныш-информ" җитәкчесе;
Регина Салахова- "Актаныш авазы" район телевидениесе җитәкчесе.
4. Үткәрү шартлары һәм тәртибе:
- Конкурста теләгән һәр кеше катнаша кала.
- Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:
1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
2. 1- 4 сыйныф укучылары;
3. 5 - 11 сыйныф укучылары;
4. 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
5. Бәйгегә тәкъдим ителүче эшләрне әзерләүгә таләпләр.
Бәйгедә катнашу өчен 5 куплеттан да артмаган шигырьне яттан сөйләп, видеоязмасын һәм түбәндәге гариза формасын тутырып kaitavaz@yandex.ru эл. почтасына "Актаныш авазына" дип ассызыклап җибәрергә кирәк.Гаризасыз яки гаризасы тулы булмаган эшләр кабул ителми. Өстенлек үзегез язган шигырьләргә бирелә.
Видео бары тик MP4 форматында гына кабул ителә.
Күләме буенча 100 Мб кысаларында (30 Мбтан зур булмаса оптималь!) булырга тиеш;
Эшләр башка конкурсларда катнашмаган булырга тиеш;
Видеомонтажда көй кулланган очракта авторлык хокукы якланырга тиеш.
Видеоязмалар һәм гаризалар 22 гыйнвардан 22 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 12 март көнне ясалачак.
Барлык катнашучыларның да видеолары "Актаныш-информ"ның рәсми Youtube каналында да урнаштырылачак.
Безнең сылтама:
https://www.youtube.com/channel/UC-EqRmSX978dFXE6iZ-Ht6Q?view_as=subscriber
Нәтиҗә ясаганда аерым номинациядә андагы карау саны һәм "лайк"лар да исәпкә алыначак.
6. Эшләрне бәяләү критерийлары:
- Бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
- Видеоязманың оригинальлеге;
- Техник башкарылышы;
- Сәнгатьле сөйләм.
7. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү:
- Конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен оештыру комитеты тарафыннан махсус комиссия (жюри) билгеләнә.
- Комиссия, конкурсның йомгаклау өлешендә катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләячәк. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин. Һәр катнашучыга электрон диплом тапшырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8-952-044-84-83
E-mail: kaitavaz@yandex.ru
Гариза формасы:
Катнашучының фамилиясе исеме |
Катнашучының яше |
Укыган/эшләгән урыны |
Шигырьнең исеме һәм авторы |
Җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме |
Телефон номеры |
Электрон адресы |
Нет комментариев