Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Яңа Әлем мәктәбеннән язалар: Җитте, иптәшләр, Сөмбелә бәйрәмнәре!

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәменә — «Сөмбелә»гә әзерләнә башлый.

Аны мултабын, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Тәү чиратта, ул игенчеләргә рәхмәт белдерү максатында оештырылса, киләсе ел да мул уңыш белән сөендерсен өчен әлеге йоланы үтәргә кирәк, дип ышанган борынгылар.

— Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә 3 сыйныф укучылары " Сөмбелә" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмне барлык башлангыч сыйныф укучылары бик җылы һәм күңелле кабул иттеләр.

Сәхнәләштерелгән бәйрәм чарасында укучылар татар халкының матур йоласы булган «Сөмбелә» бәйрәме турында бик күп мәгълүмат алдылар. 3 сыйныф укучылары, ата-аналар, сыйныф җитәкчесе Фәния Дөфәк кызы Мәрданова алып барган эзләнүле проект эшчәнлеге нәтиҗәсе — бай эчтәлекле бәйрәм булды, дип бәян итә белем йорты директорының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев