Юбилей концерты төрле буын артистларын һәм ансамбльнең тугры тамашачыларын бергә җыйды
Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең 60 еллык юбилеена багышланган концерт узды.
Бәйрәм чарасы ансамбльнең бай иҗади тарихын, төрле елларда аның составында чыгыш ясаган артистларның хезмәтен һәм татар сәнгатенә керткән өлешен искә алу мөмкинлеге булды.
Сәхнәдә җыр-биюләр яңгырады, төрле буын артистлары очрашты. Ансамбльнең иҗатын яратучылар башкаручыларны җылы алкышлар белән каршы алды. Юбилей кичәсе алты дистә ел дәвамында татар сәнгатенә хезмәт иткән коллективның иҗат юлын чагылдырды.
Нет комментариев