Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШТА 19 ЯШЬЛЕК КВН ГӨРЛӘДЕ: Безнең комнар әле коелмаган, сүз иреге әлеге тыелмаган ( ФИНАЛ УЕННАРЫННАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Кичә Актанышта 19 тапкыр татарча “КВН” үтте. Шаяннар һәм тапкырлар клубының әлеге чарасы мәдәният хезмәткәрләренең яңа сезондагы тамашачылар алдында тоткан тәүге имтиханы булды.

24-30 октябрь көннәрендә “КВН” уеннары Күҗәкә, Татар Суксу, Яңа Әлем, Киров зоналарында үтте. Аларда 25 авыл җирлегеннән 25 команда катнашып, 200дән артык үзешчән шаянлыкта, тапкырлыкта көч сынашты. 

1 ноябрь көнне зоналарда иң яхшы уен күрсәткән 8 команда район мәдәният йортына – “КВН”ның финалына җыйналдылар. Алар арасында узган елны да район сәхнәсендә ут уйнаткан Иске Сәфәр җирлегенең “Зимагурлар”, Кәзкәйнең “Шырлык”, Пучының “Дөбер-шатыр” командалары белән беррәттән яңалары да бар иде. Алар – Иске Байсар авыл җирлегенең “БСШ”, Татар Суксуның “Көләгеш камышлары”, Усының “Рәдис, әллә Вәдис”, Иске Кормаш җирлегенең “Базар”, Татар Ямалының “Алтын балык” командалары. 

Бу кичтә Актаныш сәхнәсе шаяннар һәм тапкырларның оста юморыннан, тамашачының өч сәгатькә якын бертуктаусыз көлүеннән яңгырап торды. Безнең үзешчәннәр халыкның борчу-мәшәкатьләрен оныттырып тора, елата-елата көлдерә, үзләрен борчыган проблемаларга  уен аша чишелеш эзли, оста итеп “чеметә”, матур итеп уйный белә – алар моны янә бер кат исбат итте. 

“КВН” барышында һәр команда үзен борчыган мәсьәләне шаяру аша жюрига, район җитәкчелегенә җиткерде. КВНчыларны пенсия реформасы да, үзара салым да, татар теле дә, ана капиталы да, хастәханә дә, хәтта администрация каршындагы парктагы үзгәрешләр дә борчый булып торды. 

Быел квнчыларга тәкъдим ителгән тема "Безнең комнар әле коелмаган, сүз иреге әлеге тыелмаган” дип аталды. Сәламләү, ачык сәхнә, музыкаль осталык дәресе биремнәрендә уенчыларның теманы ни дәрәҗәдә ачуларына да игътибар итте жюри - район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесеАльберт Мансуров,  Актаныш технология техникумы мөгалиме Рөстәм Мусин, район мәдәният йортының методик үзәк җитәкчесе Нәзлия Гобәева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Лилия Мостафина, Актанышның беренче санлы мәктәбе директорының урынбасары Илназ Хөҗҗәтов, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча тренеры Илдар Имамовлар. Алай гына да түгел, быел шаяннар һәм тапкырлар уенга бәя бирүчеләрнең үзләрен дә зур сәхнәгә алып менделәр, аларга үз хезмәтләренең нинди авыр һәм мактаулы икәнен күрсәттеләр. 

Кыскасы, кичә зал тутырып килгән тамашачы онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады уенчыларны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев