Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШЫМ, БУ БИТ СИНЕҢ УЛЫҢ: Актанышта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшинның иҗат кичәсе үтте (+ФОТОЛАР)

31 октябрь көнне  Актаныш районы үзенең данлыклы улларының берсен - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшинны 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан хөрмәтләде.

 Бу кичтә район мәдәният йорты  сәхнәсендә  Актанышның газиз улы, туган җиренең мәдәни йөзен  балкытуга зур өлеш керткән, бар талантын биргән  Мирзанур  Мулланур улы якташлары, иҗатташ дуслары, район хакимияте вәкилләре тарафыннан котлаулар кабул итте. 


Ирмәш авылында туып-үскән райондашыбыз бөтен гомерен Актаныш белән бәйләгән. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган  Мирзанур Фарухшин 1972 елда Актанышка кайта һәм аның тормышына моңлы сулыш өрә. 

1983 елда Мирзанур Мулланур улына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Һәм ул гомер буе үзенең гармунына, үзенең һөнәренә тугры булып кала. 
Пәнҗешәмбе

кичендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшинны райондашларыбыз белән беррәттән, дәрәҗәле кунаклар да тәбрикләде. Алар арасында ТР атказанган артисты,юбилярның энекәше Газинур Фарухшин, Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев, халык артисты Азат Тимершәех та бар иде. 


Моң дөньясында үз юлын, үз телен тапкан, беркемне дә кабатламыйча үй-хисләрен, кичерешләрен, сагышларын җырга әйләндереп  халыкка җиткерүче, танылган гармунчылар тәрбияләгән остаз  Мирзанур Фарухшин адресына бик күп изге теләкләр юлланды, тамашачы аны  матур сүзләр, чәчәк гөлләмәләре белән зурлады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев