Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар- 2021 елның иң шәп уенчылары: Иң яхшы КВНчылар исемлеге

“Дөнья куласа,бер алды белән бер арты белән баса!» темасына узган КВН бәйгесенең зона һәм финал уеннарына йомгак ясаганда иң яхшы уенчылар һәм командалар билгеләнде.

           Аерым уенчыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев Мактау кәгазьләре тапшырды. 
         Теләкәйнең "Комган" командасыннан Резеда Вәгыйзова, Аккүзнең "Аннан-моннан" командасыннан Нурания Пугачева, Иске Байсарның БСШ командасыннан  Эльвира Мурзина бүләкләнде.

Зона бәйгеләрендә яхшы чыгыш ясаган Уразайның “Архар” командасы, мәдәният йорты директоры Римма Шәрипова, Аккүз мәдәният йортының  “Аннан-моннан” командасы, җитәкчесе Гөлнур Шәйдуллина, Күҗәкәнең "Хуҗалар" командасы, җитәкчесе Эльмира Ибраһимова, Теләкәйнең ”Комган” командасы, җитәкчесе Дифинә Шәмсиева, Татар Ямалысы мәдәният йортының ”Алтын балык”, җитәкчесе Айнур Гыйльманов хөрмәтләнде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев