Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Буыннар чылбыры дәвам итә, ансамбль маркасын тота!

Юбилейга зиннәтле бүләкләр:өр-яңа аппаратурага сертификат, киләчәктә Мари Суысуы җирлегенә мәдәният үзәге төзеләчәк. Мари Суыксуының шөһрәтле “Ший-памаш” ансамбленең юбилей кичәсе алдыннан безнең иҗади төркем катнашучылар белән аралашып алды. Фикерләрен белеште.

                                Татарстан Республикасындагы Мари халкының милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков бәйрәм уңаеннан тәбрикләргә килгән иде:


–Мин, Аргыз якларыннан шәхсән. Бик олы күләмдәге бәйрәм чарасына килдем. Өметләр акланды. “Ший-памаш”–үзенең маркасын тота! Актанышның мари халкы белән элемтәләребез һәрвакыт тыгыз.

Гүзәлия Хамматуллина, Татар Суыксу авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе: 


–Әлеге бәйрәм–безнең өчен олуг горурлык! Ансамбль тарафыннан чыгышлар–Гран-при урыннарын даими яулый. Җирлегебез өчен–бу әлбәттә, сөенечле вакыйгалар! Ансамбльнең тәүге җитәкчеләре, нигез салучылары Руслан Михайлов, Валерий Әхмәтҗановлар. Руслан абыйның тормыш юлдашы–Галина апа һәм балалары да әлеге вакытта–коллектив составында!

Ут күрше җирлек–Минзәлә якларының Калтак авылының “Йолдызчыклар” мари ансамбле җитәкчесе Ландыш Шутова:


–Без бик шатланып әлеге юбилей тантанасына чакыру алдык. Минзәләбездә 3 мари авылы, 1 мари урта мәктәбе эшли. Халкыбыз мирасын сакларга һәм данга күмәргә омтылабыз.


Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев:


–Безнең мәктәптә 42 бала белем туплый. Аларның барысы да ансамбльдә катнаша. Агымдагы елда гына 400 меңлек костюм тегелде. Этнопроектлар тормышка ашырыла. Шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслыгы йорты ярдәме белән 50000 сумга аяк киемнәре, итекләр һәм бию читекләре алган идек. Бик рәхмәтлебез!


Анастасия Панакаева, Мари Суыксуы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:


–Миңа биредә нык ошый. Ансамбльдә инде 2015-16 еллардан бирле. Бергә без төрле районнарга һәм шәһәрләргә концерт номерларыбыз белән барабыз. Күп дусларым монда минем.


                                Тантаналы концерт җыр-моң, дәртле биюләр белән рәсми чыгышлар үрелеп барды.  
Кич белән мари яшьләре өчен дискотека оештырылды. Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм әдәби-мәдәни мирас вакыт узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев