Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КАЙТАРАСЫ ИДЕ ГАРМУН МОҢЫН: Актанышның алты гармунчысы Бөтенроссия татар фольклор фестивальләренең Гала-концертында катнашты (+ФОТОЛАР)

Иске Сәфәр җирлегеннән Илдус Һарунов, Татар Ямалысыннан Әхтәм Сатиев, Кәзкәй җирлегеннән Хәниф Төхвәтуллин, Иске Кормаштан Рәмзил Шәяхмәтов, Түке авылыннан Ленар Габидинов һәм Фанзур Гайнетдиновлар кабатланмас гармун бәйрәменең уртасында “кайнап” кайттылар.

30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивальләренең уртак Гала-концерты узды. Быел безнең гармунчыларыбыз да әлеге чарада катнашып, мәркәзебездә актанышлыларның сәламнәре белән сугарылган көйләрне яңгыратты.

Россиянең 17 төбәгеннән килгән меңнән артык гармунчы бу көнне татар моңына, милли җырларга сусаган ватандашларыбыз күңеленә шифалы яңгыр булып яуды, аларның рухын ныгытты, янә бер тапкыр татарлыгыбыз белән горурланырлык сәбәп барлыкка китерде.

Иске Сәфәр авыл җирлегеннән Илдус Һарунов, Татар Ямалысыннан Әхтәм Сатиев, Кәзкәй җирлегеннән Хәниф Төхвәтуллин, Иске Кормаштан Рәмзил Шәяхмәтов, Түке авылыннан Ленар Габидинов һәм Фанзур Гайнетдиновлар кабатланмас гармун бәйрәменең уртасында “кайнап” кайттылар.

- Казан халкы татар моңына сусаган! Башкалада гармун үлмәгән, татар гармунын, аның кабатланмас моңын таныйлар, аны күтәреп алалар, аңа кушылып җырлыйлар икән әле - дип, бәйрәм мизгелләреннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.

- Сөембикә манарасы каршыннан башланып киткән “гармун хәрәкәте” бу көнне бөтен Казанны йокысыннан уяткандыр, мөгаен, - ди 8 яшеннән гармун “сайраткан” Илдус Һади улы -  Җәяүлеләр юлы буенча Бауман урамына кадәр безнең гармун телләреннән моң агылып барды. Бауманда гармунчыларны милләттәшләребез каршы алды. Безгә атаклы гармунчылар белән бер дулкынга эләгеп, халыкның күңел кылларын тибрәтергә насыйп булды. Казанлыдар мәйданда үт чәчеп биеде, җыр сузды, очрашу мизгелләрен озаккарак сузарга омтылды алар!

Гармунчылар соңгы тукталышны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршысында ясап, биредәге зур сәхнәдә гармунчылар һәм фольклор ансамбльләр чыгыш ясаган. “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивален йомгаклый торган Гала-концерт та мәркәзебез халкын шушында туплаган. Мәйданда Актаныш егетләре үзләре аерым мәйдан ясап, сәгать ярым дәвамында гармун моңын өзмичә, теләге булган һәркемне биетеп, башкаланы таң калдыруга ирешкән.

Чара кысаларында беренче тапкыр балаларга тальян гармуннар бүләк ителүен дә хәбәр итте тантанада катнашучылар. Халкыбыз иҗатының киләчәге булырга тиеш дип, бүләкләрне яңа хуҗаларга Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм тальян ясаучы Айрат Харисовлар тапшырган.

Актаныш гармунчылары Бөтенроссия татар фольклор фестивальләренең Гала-концертыннан кабатланмас хис-кичерешләр белән кайткан. Районнардан килгән гармунчыларның үз милли костюмнары, киемнәрендә үзләренә генә хас милли үзенчәлекләре барлыгын да ак көнләшү белән искәртте алар.

Бүген Актаныш гармунчылары яңа идеяләр белән яна. “Гармун моңын кире кайтарасы иде! Гармунны элеккеге дәрәҗәле урынына күтәрәсе иде!”, - ди алар.

Актаныш районының һәр авылы тальян моңын әле дә булса хәтерләвенә шик юк. Кабатланмас шушы моңны бездән соң киләчәк буынга да илтеп җиткерәсе иде, җәмәгать! Актаныш гармунчыларын да көйләреннән генә түгел, тышкы кыяфәтләреннән үк танытасы килә – горурланырлыгың гармуның бар бит синең, татарым!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев