Бар көлүдә тылсым хикмәте: Үзәк китапханә техникум студентлары белән күңелле чара үткәрде (фоторепортаж)
"Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Көлүдә бөтен тылсым" исемле чара оештырды.
Актаныш технология техникумы студентлары 3 төркемгә бүленеп викторинада катнашты, төрле кызыклы сораулар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, мини-этюдлар әзерләп күрсәттеләр.
Табиблар әйтмешли, 1 минут көлү гомерне 10 минутка озайта. Күңелле чара барышында студентлар үзләренең зирәклекләрен тикшерделәр, тапкырлыкларын сынап үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев