Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КӨН КАДАГЫНДА: Бүген Халыкара театр көне

Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучыларны  бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Бүген, 27 март - Халыкара театр көне! Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучыларны  бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!

Районыбызда театр сәнгатен яратучы халык яши. Ел саен оештырылып килүче театр айлыклары моңа ачык мисал. Быел Актаныш районы артистлары  40 әсәрне  сәхнәгә күтәрде. Спектакльне һәр мәдәният йорты, авыл клублары әзерләп халыкка күрсәтте. Анда барлыгы  350 үзешчән артист уйнады, 3 коллектив балалар спектаклен куйды. 

Театр көне белән, дуслар! Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Яшәсен Театр!!!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев