Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалованың кызы район башлыгы Энгель Фәттаховка әнисенең портретын бүләк итте

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызга һәрчак хәерхахлы булды.

                Татар халкының моң патшабикәсе Әлфия Авзалова исән чагында районыбызның, Актанышның көтелгән кунагы, мөхтәрәм, хөрмәтле кешесе булды. Әлфия апа вафатыннан соң да мәшһүр затны туган якта онытмыйлар. Әлфия Авзалованың һәйкәле мәдәният паркында урнаштырылды. Бөек җырчының сыны үзенең исемен йөртүче район мәдәният сараена карап тора. 

            Энгель Нәвап улы кичә Казан шәһәрендә урнашкан  Әлфия Авзалова үзәгендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова белән очрашкан.  "Зөлфия безнең гимназия музеена Әлфия апаның портретын бүләк итте", дип хәбәр итә район башлыгы инстаграмдагы аккаунтында.

Реклама

         Әлфия Авзалова исемендәге интерактив-музей Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында 2019 елдан уңышлы эшләп килә. Әлеге экспонат музейда иң кадерле ядкарьләрнең берсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев