Актаныш районы татарлар иң күп яши торган район. Башка милләт халыклары аз санда, бер рус авылы бар, ике авыл- Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр.
Мари Суыксуда милли үзәк төзелде, мәктәп эшли, балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирелә. Бүгенге Семык бәйрәмендә Мари Суыксуы авылы халкының борынгы йолаларны ничек саклауларын күрдек.
0
0
Нет комментариев